Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм «көмеш» волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр. Әзер әйберләр кирәкле кием һәм хатлар белән бергә махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында казанда чын үзбәк пылавы пешерү буенча мастер-класс узды. Моның өчен Яр Чаллыдан хәйриячеләр – «Шеф Марат» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Фарукшин һәм аның командасы килде. Чарага шулай ук «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Татарстанда https://family-tatarstan.ru/ сайты булдырылды. Монда гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында барлык кирәкле һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.
Чаралар бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узды. 604 эш бирүче 29 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яшел Үзәндәге бала тудыру йортында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре хатын-кызларга «Демография» милли проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
12 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын вакытында җайлаштырылган гамәлләрне тәэмин итү буенча инструктаж һәм планлы объект күнегүләре үткәрелде.