Биектау районында социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм «көмеш» волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр. Әзер әйберләр кирәкле кием һәм хатлар белән бергә махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

«Челтәргә бәйләнгән һәр кисәккә без аерым мәгънә салабыз. Без эшләгән эшләр кемнеңдер гомерен саклап калырга, сугышчыны дошманнан яшерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – ди акциядә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International