Мәшгульлек үзәге белгечләре Яшел Үзән хатын-кызларына уку мөмкинлеге турында сөйләделәр

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Яшел Үзәндәге бала тудыру йортында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре хатын-кызларга «Демография» милли проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Кем өстәмә белем ала ала, нинди документлар әзерләргә кирәк, программада катнашу өчен ничек гариза бирергә – бу һәм башка сорауларга 25 хатын-кыз җавап алды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә иң кирәкле белем бирү программалары булып «Маркетплейслар буенча белгеч», «Эре һәм кече бизнес өчен хисапчы», «Кадрлар эше» тора. Башка укыту программалары белән «Россиядә эш» платформасында танышырга мөмкин (https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/).

Барлык сораулар буенча да мәшгульлек үзәге белгечләре консультация бирергә әзер: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт, тел.: (84371) 5-64-94, электрон почта: czn.zdol@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International