Чаралар бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узды. 604 эш бирүче 29 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында мастер-класслар, презентацияләр, интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм башка күп нәрсәләр оештырылган иде. Эш эзләүчеләр үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту үтәргә, эшкә урнашканда дәүләт тарафыннан нинди ярдәм алырга мөмкин икәнен белделәр.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе республика предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар ихтыяҗын ябуның нәтиҗәле коралы булып тора. Әйтик, быел бөтен республика буенча чараларда 12 меңнән артык кеше катнашты, 1 473 татарстанлы эш бирүчедән тәкъдимнәр алды.
Ярминкәдә шулай ук мәгариф оешмалары да катнашты. Әгәр дә дәгъвачы эш бирүче белән сөйләшкәндә ниндидер компетенцияләр җитмәвен аңлаган булса, ул шунда ук белем бирү оешмалары вәкилләренә уку мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алды.
«Бүген без эшсезләрне генә түгел, эшчәнлек төрен үзгәртергә теләүче кешеләрне дә актив җәлеп итәбез. Кемдер керем дәрәҗәсен күтәрергә тели, кемгәдер җайлырак эш графигы кирәк, бу аеруча балалар белән хатын-кызлар өчен актуаль», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында катнашучыларның тагын бер категориясе – мәктәп укучылары. Ярминкә мәйданчыкларында аларның һөнәри юнәлеш бирү тестларын узу, үз сәләтләрен аңлау һәм карьера горизонтларын билгеләү мөмкинлеге бар иде.