Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тренировка чарасы узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын вакытында җайлаштырылган гамәлләрне тәэмин итү буенча инструктаж һәм планлы объект күнегүләре үткәрелде. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 15 нче федераль янгынга каршы хезмәтенең 122 нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары, эчке хезмәт лейтенанты Александр Еремин белән берлектә оештырылды.

Белгечләр гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмын кабатладылар. Чарада 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International