Минзәләдә социаль хезмәтләр алучыларга кунакка шеф-повар килде

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында казанда чын үзбәк пылавы пешерү буенча мастер-класс узды. Моның өчен Яр Чаллыдан хәйриячеләр – «Шеф Марат» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Фарукшин һәм аның командасы килде. Чарага шулай ук «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде.

Мастер-классны шеф-повар Марат Фарукшин үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар һәм кунаклар пылау әзерләү нигезләрен үзләштерде. Шеф пылау әзерләү, яшелчәләрне кисү технологиясе һәм нюанслары турында сөйләде. Шулай ук Марат Фарукшин аш-су эшендә профессиональ уңыш серләре белән уртаклашты.

Пылау пешкән арада, кунаклар күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, биеделәр. Бу чара һәркемгә ошады.

Хәйриячеләр командасы, киләчәктә интернат-йортта яшәүчеләр үзләре пылау әзерләсен өчен, учреждениегә чуен казан бүләк итте. Очрашуда катнашучылар кунакларга бүләк, күчтәнәчләр һәм файдалы мастер-класс өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International