Татарстанлылар «Аталарыбыз җырлары» акциясендә катнашырга чакырыла

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Акциядә катнашу өчен 20 апрельдән 10 майга кадәр Аталар берлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә яраткан җырларны башкару төшерелгән видеоязмалар урнаштырырга кирәк. Язмалар астында #СоюзОтцов #ПесниНашихОтцов24 #песни16 хештегларын куярга кирәк.

Узган ел акциядә 10 меңнән артык ролик катнашты. Татарстан Республикасы иң актив регионнар арасында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International