Актив яшәү рәвешен саклау һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәрвакыт актуаль. Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре скандинав йөреше буенча гаилә дәресләре үткәрә. Таяклар белән йөрүгә тугыз пар чыга – Митрофановлар, Каюмовлар, Овчинниковлар, Башуриннар, Финагентовлар, Насыйбулловлар, Романовлар, Трофимовлар һәм Халиковлар.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 246 социаль хезмәт алучы бар. Алар арасында бер Бөек Ватан сугышында катнашучы, 21 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашучыларның 3 тол хатыны бар.
Лениногорск районындагы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дигән масштаблы акция үткәрделәр. Хезмәткәрләр һәм волонтерлар көче белән ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.
Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветераннарга открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Җиңү көне уңаеннан, Россиядә Гаилә елы кысаларында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мастер-класс узды. Җиңү көне символикасы формасында сабын ясадылар.
Җиңү көне уңаеннан, Россиядә Гаилә елы кысаларында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мастер-класс узды. Җиңү көне символикасы формасында сабын ясадылар.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Җиңү көне алдыннан Хәтер дивары куелды.
9 майда Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чәчәк атучы май йөрәкләребездә» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм башында интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев барлык тамашачыларны әлеге бөек бәйрәм белән котлады.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Форпост» яшьләр формированиеләре үзәге белгечләре Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән.