Җиңү көне уңаеннан, Россиядә Гаилә елы кысаларында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мастер-класс узды. Җиңү көне символикасы формасында сабын ясадылар.
Чарада дүрт гаилә катнашты. Алар өчен гипоаллерген сабын өчен нигез, экологик чиста буяулар һәм табигый исләр белән лаборатория оештырылган иде. Барлык катнашучылар да файдалы булган яңа белем һәм күнекмәләрдән илһам алдылар.