Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 246 социаль хезмәт алучы бар. Алар арасында бер Бөек Ватан сугышында катнашучы, 21 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашучыларның 3 тол хатыны бар.
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында 92 яшьлек ветеран Клара Рамазанова өчен сугышчан дан музеена экскурсия оештырдылар. Дилүс Гатиятуллин аны экспонатлар белән таныштырды, чәчәкләр бүләк итте, аның активлыгына һәм кызыксынучанлыгына соклануын белдерде.
Озак еллар Клара Рамазанова мәктәптә эшләгән. Хәзер ул өйдә социаль хезмәтләр ала, ана социаль хезмәткәр Гүзәлия Муллагалиева булыша.