Лениногорск районындагы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дигән масштаблы акция үткәрделәр. Хезмәткәрләр һәм волонтерлар көче белән ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.
Социаль хезмәтләр алучылар белән бергә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр Георгий тасмалары ясады һәм таратты.
Чираттагы тапкыр социаль хезмәтләр алучылар «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылды.
Шәһәр зиратларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләнгән урыннарын төзекләндерү яхшы традициягә әверелде. Чираттагы тапкыр социаль хезмәткәрләр ветераннарның каберләрен җыештыру буенча чаралар үткәрделәр.
Авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләре дә шәһәр коллегаларыннан калышмый. Волонтерлар белән бергә алар ветераннарны котладылар, йорт яны территорияләрен җыештырдылар. Шулай ук хезмәткәрләр көче белән авыл җирлекләрендә хәрби дан һәйкәлләрен төзекләндерү буенча чаралар үткәрелде.