Татарстанның Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар күптән түгел бергә яшәүнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр. Григорий һәм Екатеринаның дус һәм зур гаиләсендә 11 бала тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Григорий Никифоров авыл хуҗалыгында эшли, ә Екатерина өйдә балалар тәрбияли.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән гаилә бәйрәме булып узды. Чарада ведомствоара исәптә торучы гаиләләр катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, барлык гаилә әгъзалары сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, ә ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора.
17 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Тормыш берәү генә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Үз-үзенә кул салуны кисәтүгә юнәлдерелгән чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне уңаеннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар белән уен үткәрде.
Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анастасия Чубарова 13 нче номерлы социаль участокта «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырды.
Гаилә елы һәм «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җиңүчегә бүләк» дигән гаилә мастер-классын үткәрделәр.
23–24 майда Казанда IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең форумы узачак.
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы уза. Бүген форум кысаларында онлайн форматта Кыргызстан Республикасы Хезмәт, социаль тәэмин итү һәм миграция министрлыгы каршындагы Чит илләрдә гражданнарны эшкә урнаштыру үзәге һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ якларның уртак проектлар өчен хезмәттәшлеген, тәҗрибә уртаклашуын һәм чит илләрдә эшкә урнашырга омтылучы гражданнар өчен уңай шартлар булдыруны күздә тота.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 15 тәрбияләнүчесе «Абилимпикс» чемпионаты компетенцияләрендә үз мөмкинлекләрен тикшерде. 2024 елда тернәкләндерү үзәге белгечләре профильле колледжлар педагоглары белән берлектә инвалид яшүсмерләрне 8 компетенциядә әзерләде.