Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән гаилә бәйрәме булып узды. Чарада ведомствоара исәптә торучы гаиләләр катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, барлык гаилә әгъзалары сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, ә ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора.
Катнашучылар дүрт командага бүленде. Чара катнашучыларның сәламләү сүзе белән башланды. Музыкаль разминка ярышларда катнашучыларның барысын да берләштерде. Командаларга кызыклы, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм командаларга ярдәм иттеләр.