Гаилә елы һәм «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җиңүчегә бүләк» дигән гаилә мастер-классын үткәрделәр.
Балалар һәм ата-аналар үзләренең туганнарын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә төшерделәр. Аннары белгечләр «Солдатка хат» акциясе турында сөйләделәр. Балалар мондый хатларның хәрбиләргә барып җитүен һәм мораль ярдәм күрсәтүен, сугышчыларның батырлыгын арттыруын белделәр.
Мастер-класс барышында балалар әти-әниләре белән бергә төсле открыткалар ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга җылы сүзләр яздылар, рәсемнәр ясадылар.
Солдатка хат язу балалар өчен бик мөһим һәм җаваплы эш булды.