Татарстанның Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар күптән түгел бергә яшәүнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр. Григорий һәм Екатеринаның дус һәм зур гаиләсендә 11 бала тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Григорий Никифоров авыл хуҗалыгында эшли, ә Екатерина өйдә балалар тәрбияли.
Гаилә авырлыктан курыкмый. Күп кенә хәзерге әниләр бер баланы да аякка бастыру авыр дип саный, ләкин Екатерина балачактан ук күп балалар теләгән: «Мин һәрвакыт зур, тату гаилә турында хыялландым. Бу мәсьәләдә без тормыш иптәшем белән тулысынча туры килдек».
Никифоровлар гаиләсендә гаилә традицияләре бар. Монда туган көннәрне бәйрәм итәргә бик яраталар. «Без бу көнне көтәбез, чөнки әни бәйрәм өстәле әзерли, без аңа булышабыз», – дип сөйли кызлары Варвара.
Һәр баланың үз хоббисы бар: шахмат, компьютер программалаштыру, өстәл уеннары, спорт һәм иҗат. Улларының берсе кадет мәктәбендә укый. Укудагы һәм иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлары өчен Тимур рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шулай ук гаиләдәгеләрне хайваннарга мәхәббәт берләштерә.
Григорий һәм Екатерина балаларның белем алуына һәм үз илләренең лаеклы гражданнары булып үсүенә максималь көч куялар.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Никифоровлар гаиләсендә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре булды. Күпбалалы гаиләгә истәлекле бүләк бирделәр, иминлек һәм муллык теләделәр.