Түбән Камада «Ышаныч телефоны» акциясе узды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анастасия Чубарова 13 нче номерлы социаль участокта «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырды.

Белгеч үтеп баручыларга ышаныч телефоны номеры күрсәтелгән листовкалар таратты, ярдәм хезмәтенең эш принциплары турында сөйләде.

Үткәрелгән чараның төп максатлары – гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү, балаларны һәм аларның ата-аналарын авыр минутларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрү.

Акция барышында барлыгы 28 мәгълүмати материал таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International