Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне уңаеннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар белән уен үткәрде.
Уен этапларын узганда, балалар квалификацияле психологик ярдәм алу өчен гомумроссия балалар ышаныч телефоны номерына нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белделәр, балалар ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштылар.
Мондый дәресләр балаларга ышаныч телефонының ни өчен һәм ничек эшләве турында аңлаешлы рәвештә хәбәр итәргә, балаларны авыр тормыш хәлендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрергә ярдәм итә.