ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча гаиләләр һәм балалар белән социаль-тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге социаль программалар конкурсы үткәрделәр.

27 майда Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә багышланган чара уздырылды.

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен барлык тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.

Бүген Яшел Үзән муниципаль районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк район хастаханәсе вәкиле катнашында ачык ата-аналар көне узды.

Татарстанда озак вакытлы карау системасын төзүнең мөһим факторы булып өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау буенча социаль хезмәтләр күрсәтү буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләренең һөнәри компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән һөнәри белем бирү тора. Мондый уку 15 апрельдән 23 майга кадәр 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында узды.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында, өлкән яшьтәге гражданнарны мәдәни һәм туристик социализацияләүне арттыру максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Болгарларның эзләнү отряды» патриотик тәрбиягә ярдәм итү һәм үстерү үзәгенә экскурсия оештырдылар.

2024 елның май–июль айларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм яшь волонтерлар «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» дигән акциядә катнашалар. Проект илнең барлык төбәкләрендә 15 майдан 31 июльгә кадәр узачак. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.

28 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.

Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк психологик-медицина-педагогик комиссия җитәкчесе Наталья Ермолаева белән очрашу узды. 


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International