Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк психологик-медицина-педагогик комиссия җитәкчесе Наталья Ермолаева белән очрашу узды. Комиссия узу процессы, кирәкле документлар әзерләү, белем бирү маршрутын сайлау һәм балаларның иминлегенә һәм үсешенә турыдан-туры кагылышлы башка аспектлар белән бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Наталья Александровна югары профессионализм күрсәтте, очрашуда катнашучыларга аларның сорауларына компетентлы җаваплар бирде, бу өлкәдә тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашты.