Министрлык балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау эшен оештыру буенча иң яхшы социаль программаларны билгеләде

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча гаиләләр һәм балалар белән социаль-тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге социаль программалар конкурсы үткәрделәр.

Конкурста Татарстан Республикасының 38 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты.

«Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне иртә профилактикалау» номинациясе:

1 урын – Түбән Кама районындагы «Шәфкать» ХСХКҮ;

2 урын – Яшел Үзән районындагы «Рәхәт» ХСХКҮ;

3 урын – Тәтеш районындагы «Тәтеш балкышы» ХСХКҮ.

«Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим тәртибен профилактикалау» номинациясе:

1 урын – Түбән Кама районында «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Арча районындагы «Шәфкать үзәге» ХСХКҮ;

3 урын – Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» ХСХКҮ.

«Мәрхәмәтсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү» номинациясе:

1 урын – Казан шәһәрендәге ХСХКҮ;

2 урын – Баулы районында «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Баулы районындагы «Шәфкать» ХСХКҮ.

Иң яхшы программалар җыентыкта формалаштырылачак һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге сайтындагы технологияләр банкында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International