«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ата-Аналар көне узды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Яшел Үзән муниципаль районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк район хастаханәсе вәкиле катнашында ачык ата-аналар көне узды. Чара мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең конкрет проблемаларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Төп игътибар инвалидлык рәсмиләштерү һәм өлкәннәр челтәренә күчү мәсьәләләренә бирелде. Барлык катнашучылар да кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International