28 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.
Социаль адаптация бүлеге һәм көндезге тору бүлеге мөдирләре ата-аналарга учреждениедә социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча консультацияләр бирделәр. Ата-аналар үз сорауларына җаваплар, шулай ук хезмәт алу өчен кирәкле документлар исемлеге алдылар.
Кунаклар өчен үзәк буйлап экскурсия үткәрделәр һәм социаль хезмәтләр алучылар өчен оештырылган чарага чакырдылар.
Чарада алты кеше катнашты.