Әлмәттә җәйге чорда балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

27 майда Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә багышланган чара уздырылды.

Эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Диләрә Матвеева балаларны вакансияләр белән таныштырды, профильле белгечлекләр буенча уку, яңадан укыту мөмкинлеге турында сөйләде.

Ахырда балигъ булмаганнар һөнәри юнәлеш бирүче тест узу өчен Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгенә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International