«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу гаилә белән бергә вакыт үткәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытучы яңа традицияләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Халыкара балаларны яклау көнендә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары һәм күпсанлы волонтерлар күңел ачу программасы оештырдылар. Бу көнне ел саен үткәрелә торган «Балачак дөньясы» республика рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү уеннар һәм педагогларның иҗади чыгышы белән үрелеп барды.
Татарстан Республикасында «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында чаралар уза.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Фемида» хоккей командасы ярдәме белән Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. Чарада социаль хезмәтләр алучы 30 бала катнашты.
30 майда «Это у нас семейное» конкурсының округ ярымфиналы ачылды, анда Идел буе федераль округының 400гә якын гаиләсе катнаша. Татарстан Республикасы исеменнән 29 команда чыгыш ясый, тагын 3 команда элегрәк Мәскәүдә узган ярышларда катнашкан иде. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының халык проекты чарасы 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Традиция буенча Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль-анимацион чара уздырдылар.
Татарстанның Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә психолог булып күпбалалы әни Елена Сидорова эшли. Елена һәм Сергей 17 ел бергә. Бу гаиләдә спорт өстенлекле. «Безнең девиз гади: сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – диләр Сидоровлар.
Бөтендөнья тәмәкесез көн ел саен 31 майда билгеләп үтелә. Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Тәмәкеңне бир – мин сиңа кәнфит бирәм» дигән урам акциясе үткәрделәр.
27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербургта интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча бөтенроссия ярышлары уза.