Биектау районында яшәүчеләр сәламәт яшәү рәвеше яклы

2024 елның 31 мае, җомга

Бөтендөнья тәмәкесез көн ел саен 31 майда билгеләп үтелә. Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Тәмәкеңне бир – мин сиңа кәнфит бирәм» дигән урам акциясе үткәрделәр.

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүчеләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда, тәмәке тартуга каршы көрәштә актив катнаштылар. Белгечләр тәмәке бирергә, ә аның урынына татлы ризыклар алырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук мәгълүмати листовкалар таратылды һәм халыкка тәмәке тартуның кеше организмына тискәре йогынты ясавы турында сөйләделәр.

Акция тәмәке тартучы кешеләрне сәламәтлекләрен саклап калу өчен начар гадәтләреннән баш тартырга чакыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International