Халыкара балаларны яклау көнендә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары һәм күпсанлы волонтерлар күңел ачу программасы оештырдылар. Бу көнне ел саен үткәрелә торган «Балачак дөньясы» республика рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү уеннар һәм педагогларның иҗади чыгышы белән үрелеп барды.
Бәйрәм дәвамында озын буйлы курчаклар, аниматорлар, әкият геройлары кунакларның күңелен ачтылар. «Шеф Марат» ҖЧҖ плов белән сыйлады. Һәр бала «Славица» сәүдә йортыннан туңдырма белән сыйланды. Тернәкләндерү үзәге педагоглары кунаклар өчен иҗади остаханәләр ачтылар.