Зәйдә Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

2024 елның 31 мае, җомга

Традиция буенча Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль-анимацион чара уздырдылар.

«Кайгырту түбәсе астында» хәйрия акциясе кысаларында Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркка төрле категориядәге балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар чакырылган иде. Хәйрияче, аниматор Алесия Андреева, «Корифеи праздника» төркеме белән балалар өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Әкият геройлары кабатланмас күңел ачу атмосферасы тудырды. Яшь тамашачылар уеннарда һәм эстафеталарда актив катнаштылар, күңел ачтылар, биеделәр. Күңел ачу программасы сюрприз белән тәмамланды – балаларга шарлар таратылды.

Ахырда балаларны тагын бер күңелле традиция – туңдырма белән сыйлау сөендерде. Тәм-томнарны Зәй шәһәренең адвокатлар коллегиясе бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International