«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу гаилә белән бергә вакыт үткәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытучы яңа традицияләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек.
1–2 июнь көннәрендә Казанда икенче тапкыр Зур гаилә яллары узды. Чарага бай программа әзерләнгән иде. Әйтик, Казан дәүләт циркында күпбалалы гаиләләрдәге, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендәге балалар өчен бәйрәм программасы оештырылды.
«Рубин» стадионында Бөтенроссия футбол көне узды. Оештыручылар футбол һәм пионербол буенча гаилә чемпионаты үткәрделәр.
Кремль яр буенда «Яшел марафон–2024» узды. Катнашучыларны төрле дистанцияләргә спорт йөгерүләренә, корпоратив йөгерүләргә һәм гаилә эстафетасына чакырдылар. Җанатарларны һәм тамашачыларны күңел ачу программасы көтә иде: бөтен гаилә өчен концертлар, экологик акцияләр һәм башка спорт-күңел ачу активлыклары.
Актив ял һәм тарих сөючеләр өчен «Тәгәрмәчләрдә Казан тарихы» гаилә велоквесты оештырылды. Велоквест маршруты үз эченә К. Насыйри, Ш. Мәрҗани, З. Солтан, Юныс мәйданы һәм Кабан күле яр буендагы кызыклы тарихи нокталарны алды.
Иске Татар бистәсе территориясендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узды. Казанлыларга һәм башкала кунакларына кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, агачтан эшләнгән әйберләр, уенчыклар, шәмнәр һ.б. тәкъдим ителде. Шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда лимонад һәм тәм-томнар сатыла иде.
Бик күп уңай эмоцияләр, кызыклы чаралар, гаилә белән үткәрелгән вакыт – казанлылар һәм башкала кунаклары бу ял көннәрендә менә нәрсә алдылар.