«Өмет» үзәгендә балалар Сабантуе узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Фемида» хоккей командасы ярдәме белән Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. Чарада социаль хезмәтләр алучы 30 бала катнашты.

Бәйрәмдә «Әкият» курчак театры артистлары чыгыш ясады. Спектакльдән соң балалар интерактив уеннарда катнаштылар, татлы ризыкларны татып карадылар.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева чакырылган кунак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International