Татарстан Республикасында «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында чаралар уза.
25 майдан 2 июньгә кадәр Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Марта Камалова һәм Эльза Сәмигуллина экологик акция кысаларында берничә чара үткәрделәр. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар арасында экологик рәсемнәр конкурсы балалар һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. «Кайгыртуыңны күрсәт» акциясе йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән. Үзәктә йортсыз хайваннар приютына ярдәм итү өчен җыен игълан ителде. Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар азык, хайваннар өчен уенчыклар, биләүләр алып килделәр – болар барысы да приютка тапшырылды.
Экологик чараларда ведомствоара патронаж һәм социаль хезмәт күрсәтүдә булган 32 гаилә катнашты.