23 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халыкара Олимпия көне» түгәрәк өстәле һәм спорт бәйрәме узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Балалар Олимпиада символының нәрсә аңлатканын, олимпия хәрәкәте кайдан башланганын белделәр. Тәрбиячеләр балалар өчен спорт бәйрәме оештырдылар, анда һәр тәрбияләнүче төрле спорт ярышларында үз көчен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алды.
Мондый чаралар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, командада эшләргә өйрәтә.