«Чишмә» үзәге «Яшь патриот» программасы буенча дәресләр үткәрә

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Алан авыл җирлегенең мәктәп яны лагеры базасында дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрнең патриотик аңын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.

Балалар очучыларның, танкистларның, диңгезчеләрнең һәм десантчыларның хәрби формасын атадылар. Викторинада кызлар да актив катнашты.

Яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү үсеп килүче буынны тәрбияләүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International