Яр Чаллыда «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Россиядә һәм башка күп кенә илләрдә халыкара акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллионнан артык агач утырткан.
Тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре горурлык белән акциягә кушылдылар, үзләрен зур һәм мөһим эшкә катнашы бар дип хис иттеләр.