28 июньдә татарстанлыларны Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Аның максаты – икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү.

Беренче тапкыр чара 2023 елда узды. Ярминкәнең төбәк һәм федераль этапларында бөтен ил буенча 900 меңнән артык кеше, 785 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән 35 меңнән артык эш бирүче катнашты. Нәтиҗәләр буенча 123 меңнән артык дәгъвачы эшкә урнаштырылган.

Татарстанда узган ел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе республиканың шәһәр һәм районнарында берьюлы 55 мәйданчыкта узды. Чара 32 мең кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шуларның 3,4 меңе эшкә урнаштырыла, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә – 1,3 мең кеше.

Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 12 апрельдә узды. Чаралар бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узды. 604 эш бирүче 29 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

Мәйданчыклар, чаралар үткәрү вакыты турында тулырак мәгълүмат һәм һәр мәйданчыкта узачак активлык программасы белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International