Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар уздырылды

2024 елның 22 июне, шимбә

Хәтер һәм кайгы көненә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар узды. Тәрбияче Ксения Хваткова үткәргән мәгълүмать сәгатьтән башладылар.

Бүгенге көндә интернат-йортта бер тыл хезмәтчәне – Лариса Отставнова яши. Ул үзенең сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Кич белән социаль хезмәтләр алучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылды.

Акциядә шулай ук Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар да катнашты.

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрделәр.

21 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чара узды, анда 49 кеше катнашты.

22 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәтер сәгате уздырылды.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Алар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы, блокадала Ленинградта яшәгән Нина Антоновна авыр вакытлар турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International