ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзергә кирәк.

Арча районында быел июль аенда балалары туган ата-аналарга туу турындагы таныклык белән бергә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы төшерелгән открыткалар тапшыралар.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.

Россиядә Гаилә елы кысаларында һәм балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен камилләштерү максатларында Казанның Мәскәү районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән булган балигъ булмаганнар өчен «Әхлак дәресләре» программасы эшләнде.

23 июльдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге директоры Антон Агафонов Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле бүлеге рәисе Алсу Бариева белән берлектә «Идел» тернәкләндерү үзәгендә булдылар, анда күрү сәләтен югалткан махсус хәрби операциядә катнашучылар тернәкләнү уза.

Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланыла.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Күбрәк хәрәкәт ит – озаграк яшәрсең» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

23 июльдә «Пятерочка» сәүдә челтәре кибете һәм Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International