ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр белгечләр озатуында «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Анда алар өчен чәй өстәлен бизәү буенча мастер-класс оештырылды.

Чараның темасы – «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шул исәптән когнитив тайпылышлары булганнар өчен социаль-тернәкләндерү чараларын оештыру һәм үткәрү. Көндезге мәшгульлекне оештыру».


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинетында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Луб «Чәчәк түтәлләрен һәм чәчәкләрне карау» темасына дәрес үткәрде.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен көндезге тору төркеме уңышлы эшли. Төркем яшьләрне кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алу, аларга кискен аралашу кытлыгы проблемасын җиңәргә ярдәм итү, аларның көндәлек тормышын үз-үзләрен тормышка ашыру һәм актив эшчәнлек мөмкинлекләрен арттыра торган структуралы мәшгульлек белән баету өчен оештырылган.

Алдау, эзәрлекләү һәм көчләү белән реаль тормышта гына түгел, Интернетта да очрашырга мөмкин. Кибербуллинг профилактикасы кысаларында 18 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Аракчеева балигъ булмаганнар арасында төркемле дәрес үткәрде.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты осталары картинасы «Очучы корабль» онлайн-конкурсында «Агач челтәр музыкасы» номинациясендә беренче урынны алды.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елдан башлап 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге интеллекты бозылган, аутистик спектры бозылган затлар өчен технология уңышлы гамәлгә ашырыла.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Җәй имин узсын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез» дигән темага чара узды. Дәрестә балигъ булмаган балалар катнашты.

«Үзебезнекеләр турында кайгырту» платформасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында барлык кирәкле мәгълүмат бар.

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек – гаиләнең төп кыйммәте» дигән спорт чарасы узды. Социаль хезмәт алучылар өчен дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм социаль адаптация буенча белгеч мавыктыргыч эстафеталар оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International