ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Арт-терапиянең бер төре – алмаз мозаикасы. Ул кешеләргә стрессны һәм киеренкелекне киметергә ярдәм итә, күрү-мотор координациясен, шулай ук кул моторикасын яхшырта. Бу төр арт-терапия өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яраклы.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр экоаллеяны төзекләндерү белән шөгыльләнде. Иң актив катнашучылар – «Во саду ли, в огороде» түгәрәге әгъзалары һәм эчке «көмеш» волонтерлар. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә җир йомшарттылар, коелган яфракларны җыештырдылар.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗади лабораториясе волонтерлары социаль хезмәтләр алучылар өчен масштаблы модельләштерү буенча интерактив дәрес оештырдылар.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Адилә Кашапова балигъ булмаганнар белән «Буллинг: эзәрлекләүдә ничек нык торырга» дигән темага мәгълүмати тренинг үткәрде. Чара яшүсмерләрдә толерантлык хисен арттыруга юнәлдерелгән.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

19 сентябрьдә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы булды. Чара кысаларында эш планы нигезендә мәсьәләләр, шул исәптән 2024 елда балалар һәм яшьләрне савыктыру кампаниясе йомгаклары каралды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын актив гамәлгә ашыра. Сынау проектында катнашу дәверендә муниципаль район территориясендә биш гаилә төзелгән.

Ел саен 21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә – бу хәтерне, фикерләүне һәм когнитив функцияләрне акрынлап югалтуга китерә торган хроник нейродегенератив авыру.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Аутистик спектры бозылган балаларга системалы комплекслы ярдәм күрсәтү».

Спас районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучы сигез кеше МХО сугышчылары өчен саклагыч әйберләр әзерләүче шәһәр ветераннар оешмасы активистларына кушылды.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт һәм мәшгульлек. Заманча шартларда трансформация» темасына коллегия утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International