18 сентябрьдә Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Аутистик спектры бозылган балаларга системалы комплекслы ярдәм күрсәтү».
Коллегалар үзәк белән таныштылар, «Көз буяулары» хәйрия күңел ачу-өйрәтү чарасында булдылар, анда бию, граффити, кулинария буенча мастер-класслар һәм балалардан театральләштерелгән тамаша булды.
Педагог-психолог Ирина Матвеева, дефектологлар Альбина Елизова һәм Ольга Анкудинова аутистик спектры бозылган балалар белән эшләү ысулларын һәм алымнарын күрсәтү буенча ачык дәрес үткәрделәр.
Адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина ата-аналар мәктәбендә «Өй шартларында аутистик спектры бозылган балаларның сенсор интеграциясе» темасына ачык дәрес үткәрде һәм эштә заманча технологияләрне куллану турында сөйләде.
Хезмәт буенча инструкторлар Алина Софронова һәм Елена Белова балаларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, тәҗрибәле белгечләрдән җаваплар алдылар һәм профессиональ фикер алыштылар.