ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Гаризалар түбәндәге режимда кабул ителәчәк: дүшәмбе-шимбә көннәрендә 8.00 дән 21.00 гә чаклы, якшәмбе көнне - 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр.

Арча районында Өлкәннәр декадасы кысаларында  ел саен "Социаль баз" дип исемләнгән программа буенча эшләү матур гадәткә әверелеп китте. Өлкән гражданнарга әлеге чара бик ошый, шуңа күрә дә ул быел да тормышка ашырылды.


8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Агач утыртуда бүлек хезмәткәрләре белән беррәттән биредә дәваланучы өлкәннәр дә катнашкан. Алар бу гамәлләре белән табигатькә карата рәхимле карашларын тагын бер кат исбат иткәннәр. "Хәйриячеләр аллеясында" барлыгы  25 яңа агач, миләш, балан, чия үсентеләре пәйда булган.

Укытучылар көне уңаеннан "Чишмә" үзәге белгечләре тарафыннан "Ярату белән..." дип исемләнгән акция уздырылды. Аның максаты авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларда "өченче буынга" карата хөрмәт, игътибар тәрбияләүдән гыйбарәт иде.


5
октябрь, 2012 ел
җомга
Татарстанстат мәгълүматларына караганда республикада хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 17%ка арткан һәм хәзер ул 64 миллион 252 меңне тәшкил итә.
Төгәлрәк итеп әйтсәк, республикада хезмәт хаклары эш бирүчеләр тарафыннан түләнми калган 1968 кеше исәпләнә.  
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә 21 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләргә тиешләр. Августка бурычларның берникадәр өлешен түләп бетерсәләр дә, сентябрьгә таба әлеге оешмаларның тагын бурычлары пәйда була башлаган.
Әлеге оешмаларны бөтен бурычларын да каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырып торырга  дигән нәтиҗәгә килделәр. Чираттагы утырыш исә октябрь уртасында булачак.
 Координация советында Казан, Түбән Кама, шулай ук Чистай районында урнашкан бурычлы оешмалар тарафыннан мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен, хезмәт хакын вакытында түләмәү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында хезмәт һәм мәшгульлек законнары үзгәрү буенча киңәшмә-семинар уздыру күздә тотыла. Биредә хезмәт һәм мәшгульлек законнары үзгәрү һәм аларны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре, эш бирүчеләрнең вәкилләре тарафыннан куллану тәртибе хакында сөйләшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International