Татарстан предприятеләренең хезмәткәрләренә 64 миллион сум бурычы җыелган

2012 елның 5 октябре, җомга
Татарстанстат мәгълүматларына караганда республикада хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 17%ка арткан һәм хәзер ул 64 миллион 252 меңне тәшкил итә. Шул ук вакытта хезмәт хакын түләүгә акчалары булмау сәбәпле җыелган бурычлар 61252 меңне, урындагы бюджетлардан вакытында акча күчмәү аркасында җыелган хезмәт хакы бурычлары 3000 тәшкил итә.
Билгеләргә кирәк, 1 августтан 1 нче сентябрьгә кадәр булган вакыт аралыгында авыл хужалыгы оешмаларында булган бурычны 2150 меңгә, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм бүлү тармагындагы  оешмаларда 268, төзелеш 1915 меңгә киметүгә ирешкәннәр. Әмма шулай да электроэнергия, газ, су җитештерү һәм бүлү тармагындагы,   һәм дә төзелеш оешмаларында бурыч иң зурысы булып кала бирә – 17 һәм 13 миллион. Үз чиратында иң күп бурычлары булган тармаклар рәтендә иң алдынгысы – эшкәртү сәнәгате. Анда 21 миллион сум бурыч исәпләнә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International