Арча районында Өлкәннәр декадасы кысаларында ел саен "Социаль баз" дип исемләнгән программа буенча эшләү матур гадәткә әверелеп китте. Өлкән гражданнарга әлеге чара бик ошый, шуңа күрә дә ул быел да тормышка ашырылды.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең һәрберсендә районның социаль яклау бүлеге машинасы кизү тора. Кирәк кадәр азык-төлек алганнан соң, өлкәннәр бар йөкләрен шул машинага илтеп бушаталар. Ә аннан соң белгечләр аларны әби-бабайларның өйләренә чаклы кайтарып куя.
Әлеге акция өлкәннәр күңеленә бик хуш килде. Хәзер алар кышка запасларны ничек алып кайтырмын,дип, куркып тормыйча, күпләп сатып ала, чөнки машина да, ярдәм дә янәшәдә генә.