Эшкәртү сәнәгатендә хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар саны арткан

2012 елның 5 октябре, җомга
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә 21 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләргә тиешләр. Августка бурычларның берникадәр өлешен түләп бетерсәләр дә, сентябрьгә таба әлеге оешмаларның бурычлары тагын пәйда була башлаган. Аларның гомуми саны август белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан - 12 миллион 771 меңнән 21 миллион 766 меңгә чаклы. Бурычның иң зурысы машина һәм җиһазлар җитештерү предприятиеләрендә  күзәтелә. Азык-төлек җитештерү буенча махсуслашкан, шулай ук тимер булмаган минераль продуктлар җитештерү оешмаларында бурыч саны 5 миллионнан артып китә. Электр җиһазлары җитештерү тармаклары предприятиеләренең 3 миллион сум бурычы булса, тегү оешмаларында ул 605 меңне тәшкил итә.
Уртача алганда, эшкәртү сәнәгатендә гомуми бурычлар бер хезмәткәргә 26 меңнән аз гына артыграк дип исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International