Балтачның "Наз" үзәгендә табигатьне саклауга юнәлдерелгән акциядә катнашканнар

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

"Наз"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә җирлекне яшелләндерү буенча чара үткәргәннәр. Максаты: аллеяны матурландыру, киңәйтү.

Агач утыртуда бүлек хезмәткәрләре белән беррәттән биредә дәваланучы өлкәннәр дә катнашкан. Алар бу гамәлләре белән табигатькә карата рәхимле карашларын тагын бер кат исбат иткәннәр. "Хәйриячеләр аллеясында" барлыгы  25 яңа агач, миләш, балан, чия үсентеләре пәйда булган.

Биредә дәваланучылар бу агачларны тәрбияләп үстереп, физик яктан да, рухи яктан да  дәва алырлар дип өметләнә бүлек хезмәткәрләре. Ә берничә елдан исә әлеге куаклар биргән җиләк-җимешләргә дә куанырга мөмкин булачак. Агач утырту кебек бу гүзәл традиция киләчәктә дә дәвам итәр, ди оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International