Укытучылар көне уңаеннан "Чишмә" үзәге белгечләре тарафыннан "Ярату белән..." дип исемләнгән акция уздырылды. Аның максаты авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларда "өченче буынга" карата хөрмәт, игътибар тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
Бу акция кысаларында балалар ветеран укытучыларны өйләренә килеп котладылар. Иң истә калырлык очрашуларның берсе Бөек Ватан сугышы ветераны, 40 ел буе үзен балалар укытуга багышлаган ханым белән булды. Ул үзенең нәни кунакларына сугыш елы вакыйгаларын, укучылары хакында сөйләде. Ә балалар үз чиратларында аңа үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итеп, шигырьләр сөйләделәр. Очрашу бик күңелле, җанлы узды.