Министрлыкта ТР предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү турында сөйләштеләр

2012 елның 5 октябре, җомга
Агымдагы елның июль аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.   Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов рәислегендә үтте.
 Координация советында Казан, Түбән Кама, шулай ук Чистай районында урнашкан бурычлы оешмалар тарафыннан мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен, хезмәт хакын вакытында түләмәү мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International