Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 7 нче декабрьдән 13 нче декабрьгә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Хисап атнасы өчен үлем белән тәмамланган беренче очрак "Бәхетле-1" ҖЧҖдә 12 декабрьдә булган. Җайланмаларны карап йөргән чакта 70-яшьлек электрик кинәт кенә үлеп киткән. Икенче үлем очрагы шул ук көнне "ПМК-90" ҖЧҖдә теркәлгән. Лукина-Гудовикова урамында торак йорт төзелешендә ташчы 6 нчы каттан егылып төшкән.
11 декабрьдә Алабуганың теркәү хезмәте һәм кадастр палатасына барган чакта юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә Яр Чаллының "Единство-Капитал" һәм "Медиахолдинг Единство" ҖЧҖләре хезмәткәрләре зыян күрә.
Хисап атнасында шулай ук төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. Чистай тирәсендә Оренбург-Казан юлыннан кайткан чакта Казанның "Консультант Плюс, Информационные Технологии" ҖЧҖ экспедиторы һәм сату бүлеге белгече юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәр. 31 яшьлек белгеч һәлак булган.
Барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.