Кукмараның "Тылсым" үзәгендә хәмер кулланучы хатын-кызлар белән кисәтү эшләре алып баралар

2013 елның 13 декабре, җомга
Бүген "Чиста биттән башлап" дип исемләнгән акция  кысаларында Кукмараның "Тылсым"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре  хәмер кулланучы хатын-кызлар белән кисәтү чарасы уздырганнар. Темасы - "СПИД йокламый!".
Белгеч СПИд һәм ВИЧ-инфекциясен кисәтү юллары хакында сөйләгән, шулай ук очрашуга килгән хатыннарны кызыксындырган сорауларга да җаваплар биргән.    Әңгәмә ахырында "Үлем китерүче вирус серләре" дигән фильм карау оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International