ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Уңыш формуласы» дип аталган бәйгегә йомгак ясалды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан җитәкчелеге республикада эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга зур игътибар бирә. Бу максаттан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы журналистлар арасында «Уңыш формуласы» дип аталган бәйге уздыра.


Әлеге ике елга бер мәртәбә үткәрелә торган чара каләм ияләре арасында күптән инде зур абруй казанды. Бу конкурска тәкъдим ителә торган эшләр саны да елдан-ел арта бара. Мәсәлән, быел жюри әгъзалары барлыгы 179 журналист эше белән танышкан.

- Кагыйдә буларак, республика җитәкчелеге бик күп актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә нәкъ менә сезгә таяна. Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру кебек мөһим мәсьәләне чишәргә җан-фәрманга тырышканыгыз, безгә зур ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, - дип журналистларга мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International