Балтачның “Наз” социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Арбор мәктәбе укучылары музыкаль бүләк белән шатландырганнар

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Бүген Балтачның “Наз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә тәрбияләнүчеләр янына Арбор мәктәбе укучылары кунакка килгән. Чулпан Әүхәдиева җитәкчелегендә балалар музыкаль бүләк белән шатландырганнар - "Балачак дөньясы" тематикасына концерт номерлары әзерләп алып килгәннәр.
Инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләр  укучыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр һәм укуларында уңышлар теләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International